«Халыклар дуслыгы» музеенда

2018 елның 12 октябре, җомга

2018 елның 11октябрендә “Социаль туризм” программасы кысаларында Балтач муниципаль районындагы “Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр Чепья авылында урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда сәяхәттә булып кайттылар.

Тернәкләнүчеләр сәяхәттән кайткач,“Музейның тарихи экспонатлары, бай тарихы, эчтәлекле күргәзмәләре белән барыбызны да таң калдырды, үткәннәрне искә төшердек”,- дип хис-кичерешләре белән үзара уртаклаштылар.  Музей җитәкчесе-сугыш ветераны, Гарифҗан Гали улы Галиев музейдагы материалларны матурлап, яңалыклар өстәп, тулыландырып тора. Биредә һәрвакыт үзгәлек, яңалык өстәлеп тора. Табигать залына кергәч, тернәкләнүчеләр үзләрен табигать кочагында кебек хис иттеләр. “Балтач районындагы гына түгел, Рәсәй җирлегендәге тере табигать белән таныштык” - дип сөйләде икенче группадагы Фәридә Минхәтова.

 “Халыклар дуслыгы” музееның шундый бай эчтәлекле булуы, экспонатларның күплеге өлкәннәребезнең күңелендә якты истәлек калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International