2018 елның 11 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина Зур Лызи 1нче өлеш авылында тәрбиядә яшәүче Идея Николаевна Жилинаны 81 яшьлек гомер бәйрәме һәм өлкәннәр көне белән котладылар. Шулай ук районның иң өлкән кешесе, Гондыр авылында яшәүче 104 яшьлек Ольга Васильевна Васильевнаны да Халыкара өлкәннәр көне белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырып кайтылар.