2019 елның 16 февралендә “Балтач” спорткомплексында баскетбол буенча район беренчелеге узды. 2002-2003 нче елгы егетләр-кызлар арасында баскетбол буенча Балтач муниципаль район беренчелегендә 74 спортчы катнашты.
16 февраль конне Смәел мәдәният йортында районкүләм "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән бәйге кысаларында "Янар чәчәк"драма коллективы башкаруында Фоад Садриевнынң "Хөршидә,Мөршидә,Рәшидә" дип исемләнгән комедиясе сәхнәгә куелды.
2019 елның 15 февралендә 13.00 сәгатьтә «Балтач «Форпост» үзәге хезмәткәрләре һәм Балтач урта мәктәбе укучылары каршында Балтач районы ветераннар советы рәисе Абдуллин Р. А. һәм Балтач «Форпост » үзәге директоры Гилемҗанов Ф. Ш. Афган сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган истәлекле көн кысаларында тематик чаралар үткәрде.
16 февраль көнне Пыжмара авыл китапханәсендә балалар язучысы Роза Хафизовага 90 яшь уңаеннан "Курай моңлы әкиятче" исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм 2-4 сыйныф укучыларына "Вәгъдәгә тугрылык" дигән әңгәмә үткәрелде.
15 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә “ Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында “ Җыр булып яши күңелдә” исемле могҗизалар кыры уены 1-4 сыйныф укучылары белән үткәрелде.
В связи с 30-летием вывода ограниченного контингента советских войск из Афганистана в Пижмарской сельской библиотеке совместно с заведующей домом культуры была проведена беседа для молодежи “Әфган йөрәкләргә мәңгегә уелган”.
15 февраль көнне Карадуган китапханәсендә герой- шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан викторина үтте.
2019 елның 15 февралендә " Факел" ПК хезмәткәрләре тарафыннан Изге Валентин көненә багышланган «Гаилә даирәсендә әкият» дип исемләнгән гаилә кичәсе оештырылды.
2019 елның 16 февралендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Каймак-Тау»дип исемләнгән таудан шуу ярышлары үткәрделәр.
2019 елның 15 февралендә Субаш мәдәният йортында Әфган сугышында катнашкан ветераннар белән очрашу узды. Биредә әфган сугышында катнашучылар, районнан чакырылган кунаклар, Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.