2019 елның 16 февралендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Каймак-Тау»дип исемләнгән таудан шуу ярышлары үткәрделәр. «Кем тизрәк», «Кем алга таба», «Гаилә белэн төшү» стилендәге ярышлар бик мавыктыргыч булды. Анда катнашу өчен күңелле команда җыярга, чаналар, салазкалар алырга һәм " Каймак»кибете каршында тауга килергә кирәк иде. Һава торышы җылы булуга карамастан, катнашучылар бик канәгать һәм бик күп тәэсирләр алдылар. Мондый күңел ачу һәркемгә шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнегез һәм сәламәт булыгыз.