2019 елның 15 февралендә " Факел" ПК хезмәткәрләре тарафыннан Изге Валентин көненә багышланган «Гаилә даирәсендә әкият» дип исемләнгән гаилә кичәсе оештырылды. Конкурста Газизуллиннар, Закировлар һәм Матвеевлар гаиләсе катнашты. Конкурсның беренче өлешендә балалар кейк-попсы, ә әниләр тәмле салатлар әзерләделәр. Әзерлек вакытында гадәти булмаган биремнәр, сораулар тәкъдим ителде. Бәйрәмнең икенче өлешендә алар бергә биеделәр, күңел ачтылар, тормыш мәшәкатьләре турында оныттылар, балалар белән ял итәргә мөмкинлек бирделәр.