Китапханәдә күп төрле бәйгеләр үткәрелә. Республика күләмендә уздырылган ”Музей литературного героя” исемле иҗади бәйгедә катнашып, Кили авыл китапханәсенең актив китап укучылары 5 сыйныфтан Шигабутдинова Гөлшан 3 урынны, 4 сыйныфтан Хәбибуллин Әмир 2 урынны яуладылар.
Шулай ук Республика күләмендә “Тылсымлы куллар” журналы катнашында уткәрелгән “Кояшлы балачак” бәйгесендә катнашып, 2 сыйныф укучысы Зилә Зиннатуллина дипломга ия булды.Иҗади эшләвегез дәвамлы булсын, котлыйбыз Сезне!