Хөрмәтле әфганчы-интернационалистлар!

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

15 февраль – Совет сугышчыларының Әфганстан җиреннән чыгарылган көне. Ул вакытлардан инде 28 ел вакыт узды. Тик яралар төзәлми... 
Әфганчылар көне дә бу сугыш мәхшәрен кичкән солдатларның кабат хәтерен яңарта: күпмесенең чит-ят җирләрә вакытсыз гомере өзелде, күпмесе хәбәрсез югалды, гомерлеккә инвалид калды, жан ярасы алды. Татарстаннан гына да 257 егет тау-таш арасында җан бирде, каһәрләнгән сугыш аркасында никадәрле гаилә корылмады, күпме бала якты дөньяларга тумый калды. 

Районыбызның да шактый егете Әфган җирләрендә хезмәт итәргә җибәрелде. Хәзерге вакытта районда 117 әфганчы гомер кичерә. 

Хөрмәтле әфганчы-интернационалистлар! Сезнең хәрби бурычка тугры булуыгыз, үзара ярдәмләшеп һәм дус булып яшәвегез яшь буын өчен яхшы үрнәк булып тора. Ел да Әфганчылар көне уңаеннан үткәрелгән очрашулар, мәдәни чаралар сезнең бердәмлекне тагын да ныгытсын, уртак максатларыгыз тормышка ашсын, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын! 

Васыйл Вәлиев, 
район хәрби комиссары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International