"Борбаш" җәмгыяте игенчелектә алдынгы.

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Игенчелек тармагында зур уңышлар белән алга баручылар арасында тагын бер җиңүче –“ Бөрбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Җәмгыятьнең директоры – Рафис Фарадис улы Солтанов, баш агроном Искәндәр Исмәгыйл улы Гильметдинов һәм баш инҗенер Альфред Альберт улы Нурмиев бәйрәм сәхнәсендә бүләкләнделәр. 

Хуҗалыкта 5476 тонна ашлык, 832 тонна бәрәңге, азык культураларыннан 5533 тонна азык берәмлеге җыйналды. Барлык акча кереме 127 млн. 68 мең сум, 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә күчереп исәпләгәндә 3 млн. 162 сум туры килә. 

Ихлас рәхмәт тырыш хезмәтегез өчен!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International