Бүгенге икътисади шартларда хуҗалыкларыбызның яшәеше өчен игенчелек продуктларын мул җитештерү һәм аны сату гаять әһәмиятле. Әйдәгез, бу тармакның алдынгы хуҗалыгын котлап китик. “Тимирязев” исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Булат Сәйдәш улы Исрафилов, баш агроном Азат Мәгъфүр улы Ганиев һәм баш инҗенер Наил Тәбрис улы Галимҗанов батырлар сәхнәсендә район башлыгы Рамил Нотфуллинның "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнделәр.
Хуҗалыкта 6585 тонна икмәк, 531 тонна бәрәңге, азык культураларыннан 5257 тонна азык берәмлеге җыйналды. Хуҗалык югары репродукцияле орлык җитештерү белән дә шөгыльләнә. 2016нчы елда 1300 тонна орлык сатудан 11 миллионга якын саф табыш алынды.
Уңышларыгыз дәвамлы булсын!