Районда авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында беренче урында - "Татарстан"

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Район хуҗалыклары арасында социаль-икъдисади күрсәткечләре белән дә, игенчелек өлкәсендә дә иң зур нәтиҗәләргә ирешеп, беренче урынга “Хезмәт Кызыл байрагы” орденлы “Татарстан” җавалылыгы чикләнгән җәмгыяте чыкты. Бу хуҗалык 2016нчы хезмәт елында 8203 тонна ашлык, уртача бер гектарга 46,1 ц., ә бәрәңгедән – уртача 225 ц., 5825 тонна сөт, 724 тонна ит җитештереп, 300 миллионга якын саф табыш алды. 

Җәмгыятьтә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 23 мең 119 сум тәшкил итә. Җәмгыятьнең җитәкчесе – Айнур Рамил улы Нотфуллин, баш хисапчы Рәмзия Закир кызы Зиятдинова, баш икътисадчы Шамил Рәшит улы Гомәров, баш инженер Җәмил Камил улы Шакирҗанов һәм баш агроном Алмаз Хәмит улы Шиһапов район башлыгы Рамил Нотфуллинның "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International