Көзге уңыш.

2016 елның 7 октябре, җомга

Май аенда бакчалар искиткеч матур була, ә бакчачы өчен ул иң җаваплы ай буларак билгеле. 14 нче майда “Наз” тернәкләнү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы Прокопьев Валентин шушы бүлекчәнең ян бакчасында ачык түтәлгә кабак орлыклары утыртты.

Кабак үзе бик файдалы. Аның орлыклары һәм итләч өлеше искиткеч тәмле була. Жылылык яратучы буларак, кабакны  илебезнең төрле почмакларында үстерергә мөмкин. “Наз” тернәкләнү бүлекчәсендә эшләүче хезмәткәрләр җәй буе бакча үсентеләрен тәрбияләделәр, үз көчләрен керттеләр.

Көз – уңыш җыю вакыты. Прокопьев Валентин әлеге кабак уңышын җыюда катнашты. Җыелган  уңышның муллыгы- барысы өчен дә куанычлы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International