Бу елның 6 нчы октябрь көнендә,узып киткән Укытучы көне уңаенан Балтач муниципаль районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнү узучылар Чепья урта гомумбелем бирү мәктәбенә сәяхәт кылдылар.Мәктәп җитәкчесе Нурмиев Сәйдәш Тәлгать улы тернәкләнүчеләргә мәктәптәге яңалыклар, үзенчәлекләр турында аңлатты. Соңыннан җитәкче мәктәпнең һәр каты буенча сәяхәт уздырды.
Әлеге сәяхәтләр мөмкинлекләре чикле кешеләрнең сөйләм киңлеген ача, социаль активлыгын арттыра.