Халыкара Өлкәннәр көне кысаларында Балтач “Наз” үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә төрле чаралар уздырыла. Салаусь авыл җирлегендә социаль карамакта торучы өлкәннәргә социаль хезмәткәрләр өстәл артында очрашулар оештырдылар. Чәй табыныннан өлкәннәребез күтәренке күңел белән таралыштылар.