25 сентябрь – якшәмбе көнне Балтач бистәсендәге “Сабантуй” ял һәм спорт паркында Бөтенрәсәй йөгереш көне – “Милләтләр кроссы – 2016” узачак.
Ил халкын физик тәрбиягә, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан, ел саен оештырылучы әлеге чарада райондашларыбыз да актив катнаша.
Теркәлү вакыты – сәгать 9.00–9.45тә. Чара тантаналы төстә ачылганнан соң 10.00 сәгатьтә гомуми йөгерешкә старт биреләчәк. Барлык катнашучылар да 2000 чакрым дистанциягә йөгерәчәк.
Авыллардагы мәгариф учреждениеләре өчен йөгерешне үз җирлекләрендә 24 сентябрьдә оештыру каралган.
Балтачта “Милләтләр кроссы” – 2016 катнашкан һәркем истәлек медаленә лаек булачак. Хөрмәтле райондашлар, көзге табигать, саф һава – күңелгә рәхәт! Әйдәгез әле, быел да актив рәвештә катнашып, бергәләшеп йөгереп кайтыйк, кәефләребез дә яхшырып китәр!