Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин сайлауда катнашты

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Бүген, 18 сентябрь – Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне. 

Балтач бистәсенең урта мәктәп бинасында урнашкан 1088нче сайлау участогында иртәдән үк халык актив рәвештә үз тавышын бирә. Иртәнге сәгатьләрдә Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин да тормыш иптәше Фәния ханым белән әлеге сайлау участогында үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр. 


Хөрмәтле райондашлар, Сезне бүгенге сайлауларга чакырып калабыз, безнең тавышыбыз илгә яхшы тормыш, бәхет һәм яңа хәл иткеч үзгәрешләр алып килсен. Сайлауларда актив катнашыйк. Актив гражданлык позициябезне югалтмыйк! Бары бергә булганда гына дәүләтебезнең үсешен һәм чәчәк атуын тәэмин итәргә мөмкин. Безнең бурыч РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан бердәм, көчле депутатлар командасы туплап җибәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International