«Китап ул - серле дөнья»

2016 елның 17 сентябре, шимбә

16 сентябрь көнне Шубан  авыл китапханәчесе Шубан мәктәбе укучылары белән «Укучының мәдәни көндәлек проекты» кысаларында «Китап ул - серле  дөнья» исемле мәдәни дәрес үткәрде. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән таныштырдык. Максаты укучыларны мәдәниятка тарту, китап укуга кызыксыну уяту иде. Дәрес барышында укучылар  белән «Абдулла Алиш – әкиятләр остасы» исемле чара үткәрелде, китапларга күргәзмә  ясалды, Абдулла Алиш әкиятләреннән викторина үткәрелде. Барлыгы 16 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International