16 сентябрь көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Пыжмара төп белем бирү мәктәбендә Пыжмара авылы китапханәчесе, мәдәният хезмәткәре, мәктәп китапханәчесе, укытучылары белән берлектә 1-4 сыйныф укучыларына “Без мәдәниятле халык” дигән мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханәче укучыларны мәдәни учаклар белән таныштырды, көндәлекне тоту, тутыру тәртибен аңлатты.