2016 нчы елның 27 июлендә “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Сасна мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Концерт программасы алып баручы, Закирова Гөлнараның күңел түренә үтеп керүче назлы, йомшак сүзләре белән башланып китте.
Әлеге чара “Сәйлән” ансамбленең моңлы җырлары, биюләре, шаян шигырьләре белән үрелеп барды. Хәйруллина Илүзә, Алинә, Габидуллина Гөлия, Файзрахманов Азат башкаруындагы җырлар тернәкләнүчеләрнең күңелләрен үстереп, дәртләндереп җибәрде. Баянда төрле көйләр башкаручы Ганиев Рамис барлык тамашачыларны да таң калдырды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып моңлы җырларын җырлап, биеп алдылар.
“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Сасна мәдәният йорты хезмәткәрләренә үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.