«Язгы яхшылык атналыгы» «Прививка от равнодушия» исемле хәйрия акциясе белән башланып китте.

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

    Балтач районында «Язгы яхшылык атналыгы» «Прививка от равнодушия» исемле хәйрия акциясе белән башланып китте. Волонтерлар клоун костюмында Балтач үзәк шифаханәсенең балалар бүлекчәсендә булып кайттылар.

    Бу башлангычны шәхси эшмәкәр Фәридә Мошкина һәм Лилия Хакимова хуплап, йомшак уенчыклар һәм канцтоварлар бирделәр. Ә Клоун Ириска – Алина Халиуллина, фокуслар һәм  сабын көбекләре белән шоу күрсәтеп, балаларның күңелләрен күтәрде.

   Волонтер-яшь артистлар “Куян малае” исемле курчак театры күрсәттеләр.

   Тамашада катнаша алмаган балаларда да читтә калмады. Клоуннар палаталарга кереп, аларнын күңелләрен күтәреп, йомшак уенчаклар бүләк иттеләр. 

    Шифаханә хезмәткәрләре хәйрия акциясен хуплап, Волонтер үзәге кураторы Әхмәдуллина Эльвирага балаларга карата зур игътибар биргәне өчен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International