Балтач район Советының чираттагы 35-нче утырышы

2015 елның 17 апреле, җомга

Бүген сәг.10.00да Балтач район Советының чираттагы 35-нче утырышы узды. Утырышта катнаштылар: район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре,    авыл хуҗалыгы,   предприятие,   оешма,   учреждение  җитәкчеләре, шәхси    эшмәкәрләр, мәктәп директорлары.

 Утырыш алдыннан район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җирле үзидарә үсешенә кетркән намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен Пыҗмара  башкарма  комитеты җитәкчесе урынбасары Фазылова Гөлсимә Галимулловнага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Район Советы утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Балтач муниципаль районының 2014-нче елгы бюджет үтәлешен раслау турында.

Чыгыш ясады район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов.

2. Балтач муниципаль районы контроль-хисап палатасының 2014-нче елда эшчәнлеге турында отчеты.  

Чыгыш ясады район контроль-хисап палатасы рәисе Равил Вагыйз улы Кәримов.

3.  Балтач муниципаль районы  җирлекләренең 2014-нче елдагы эшчәнлекләренә  бәя бирү нәтиҗәләре турында.

Чыгыш ясады район башлыгы  урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов.

4. Татарстан Республикасында, шул исәптән Балтач муниципаль районында кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау турында.

Чыгыш ясады халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Наз” үзәге директоры, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Гөлнара Айдар кызы Әхмәдиева.

5. Балтач муниципаль районының Яшьләр  парламентын оештыру турында.

Чыгыш ясады район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт  бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин.

Депутатлар тарафыннан район Советының тиешле карарлары  кабул ителде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International