10 апрель көнне Борнак авыл китапханәсенең уку залында оештырылган “Туган яктарихы музее”нда “Музей- хәтер мәгарәсе” исемле экскурсия оештырылды. Укучылар, яшьләр, зурлар музейдагы экспонатлар белән якыннан таныштылар. Экспонатларның нәрсә икәнлеген, ни өчен кулланылганы аңлатылды.
10 апрель көнне музей оештырылуга 20 ел тулды. Бүгенге көндә музейдагы экспонатлар саны 400 дән артып китте. Музейдагы экспонатларның һәркайсы бик кызыклы һәм файдалы. Тарихи яктан да, тәрбияви яктан да гаять әһәмиятле алар.