Сыйныф житәкчеләре конкурсы

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Саба районында сыйныф житәкчеләре, психологлар, өстәмә белем бирү педагоглары арасындагы республика бәйгесенең зона ярышлары булып узды. Бәйгедә Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Теләче, Әтнә районнарының тәрбия кадрлары катнашты. Безнең районнан район күләмендәге бәйгедә  җиңүчеләр: сыйныф  җитәкчеләре – Балтач урта мәктәбеннән Мостафина Венера Амировна, Гимназиядән Кузьмина Ильмира Гаднановна, Шубан төп мәктәбеннән Зәкиева Ләйсән Зиннатулловна, психологлардан – гимназиядән Әнисә Рәсимовна, Чепья урта мәктәбеннән Сәләхиева Алия Равилевна, өстәмә белем бирү педагогларыннан – гимназиядән Шәрипова Равилә Равиловна, Кече Лызи мәктәбеннән Гарафиева Чулпан Рафисовна катнашып, эшчәнлекләрен тәкъдим иттеләр, 20 минутлык класстан тыш чара һәм проект эше күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре барлык зоналар үткәннән соң март ахырында билгеле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International