"Ел укытучысы-2015" һөнәри бәйге районда старт алды

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Балтач районы мәгариф идарәсе февраль аенда укытучылар өчен республика күләм "Ел укытучысы-2015", "Математика укытучысы-2015", "Физика укытучысы-2015", "Химия укытучысы-2015" һөнәри бәйгеләрнең муниципаль этабын үткәрә.

Район бәйгеләрендә барлыгы 26 укытучы катнаша, шуларның 3 математика, 6 -физика, 7- химия укытучылары, 11 - башка фән укытучылары.

Беренче этапта конкурста катнашучы укытучылар үзләре укытмаган мәктәптә дәрес һәм мастер-класс күрсәтә. Әлеге чаралар районның 6 мәктәп базасында үтә. Икенче этапта комиссия читтән торып катнашучыларның Интернет-ресурсларына  һәм "Мин укытучы" эсселарына бәя бирәчәк.

Бәйгеләрнең җиңүчеләре математика, физика, химия һәм башка фән укытучылары арасында аерым билгеләнәчәк. Җиңүчеләр бәйгеләрнең зона этабына юлламалар алачак.

"Ел укытучысы-2015" республика  күләм конкурсының зона этабы март аенда Балтач районында үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International