2015 елның 16 нчы февральдә Балтач муниципаль районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авыл китапханәсе җитәкчесе Зәлия Зиятдинова, бүлекчәдәге специалистлар белән берлектә “Гашыйклар көне” исеме астында әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәмдә - авыл җирлегендә яшәп, иҗат итүче авторларның китапларыннан төзелгән, мәхәббәт темасын үз эченә алган китап күргәзмәсе дә бар иде. Кичәдә эчкерсез мәхәббәт, ярату хисләрен аңлаткан шигырьләр укылды, җырлар тыңланды. Тернәкләнүчеләр дә үз гаиләләрендәге бәхетле мизгелләре белән уртаклаштылар. Әлеге узган чара өлкәннәребез күңелендә якты hәм күңелле эз калдырды.