2015 елның 27 нче гыйнвар көнне Балтач муниципаль районы «Наз» тернәкләндерү булекчәсендә, инвалидлар hәм пенсионерлар өчен Чепьяның янгыннан саклау бүлекчә командиры Нияз Абдуллин белән очрашу булды. Ул Балтач районында, Татарстанда булган янгын очракларны турында, аларның килеп чыгу сәбәпләрен, янгынны булдырмау чараларын кабат искә төшерде. Чара ахырында Нияз Фарит улы экстрен служба телефон номерын искә төшерде, өлкәннәргә сак булырга киңәш бирде.