Карабаев Петр Ивановичны 90 яшьлек юбилее белән котлау

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
 

Агымдагы елның 19 гыйнвар көнне Иске Көшкәт авылында яшәүче хезмәт ветераннары Карабаев Петр Иванович үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Петр Иванович озак еллар «Яңа тормыш» хуҗалыгында хезмәт иткән, хәзерге вакытта күпсанлы туганнарының хөрмәтен һәм якынныкларын тоеп гомер кичерә.

Юбилярны котлауда Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Ф.Гатиятуллина, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире А.Хәйруллина, Янгул авыл җирлеге башлыгы Р.Г.Гарипов, «Яңа тормыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белегече Р.Гильманова һәм районның массакүләм мәгълүмәт учреждения вәкилләре катнашты.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның махсус котлауы һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин исеменнән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International