Агымдагы елның 18 гыйнвар көнне Түбән Ушма авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Макарова Мария Петровна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мария Петровна озак еллар Түбән Ушма башлынгыч мәктәбендә укытучы булып хезмәт иткән, хәзерге вакытта улының гаиләсе белән, күпсанлы туганнарының хөрмәтен һәм якынныкларын тоеп гомер кичерә.
Юбилярны котлауда Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Ф.Гатиятуллина, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире А.Хәйруллина, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Д.Н.Медведев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе А.Ю.Закиева һәм районның массакүләм мәгълүмәт учреждения вәкилләре катнашты.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның махсус котлауы һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин исеменнән бүләкләр тапшырылды.