“Фикердэш” клубының 10-еллык юбилее.

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

 

Физик мөмкинлеләре чикле райондашларыбыз тарафыннан оештырылган «Фикердәш» клубы үзенең 10-еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге матур чара райондашыбыз, күп санлы талант иясе Чулпан Габделганиева тарафыннан оештырылды, шулай ук бу эшне  клуб әгъзәләре Ева Александрова һәм Ләйсән Хәйруллиналар әйдәп йөрделәр.

Бәйрәм тантанасына җыелганнарны  район башкарма комитетеы җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гәйнетдинов, районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Ф.Гатиятуллина,  «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г.А.Әхмәдиевалар котлап киттеләр.

Кичәне оештыруда һәм үткәрүдә Норма мәдәният йорты директоры Зилә Шәрипова һәм китапханә мөдире Лилия Шәйхетдинова бик зур булышлык күрсәттеләр. Кичә барышында районның үзешчән артистлары Рамиль Фәйзрахманов, Илмир Галиев, Фәнил Әбүбәкиров һәм Александр Волковлар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бу мөһим чараны уздыруга мәтди ярдәм итүчеләр -  районның юллар идарәсе җитәкче Рәшит Ильясов һәм шәхси эшмәкәр Гөлсем Миннибаевалар. Мөмкинлекләре чикле булган егетләр-кызлар  якшы кәеф белән  үткәннәргә нәтиҗә ясап һәм киләчәккә яңа планнар кордылар. Район инвалидар оешмасы рәисе Рамазан Фәрзиев кичәне оештурысы Чулпан Габдулганиевага зур рәхмәтләрен җиткерде.

Әлеге матур кичә «Татарстан – яңа гасыр»телевединиясе тарафыннан зәңгәр экраннар аша яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International