Мөхәмәтҗанова Хәдичә Гәйфулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котлау

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
 

Агымдагы елның 17 гыйнвар көнне Нөнәгәр авылында яшәүче Бөек хезмәт ветераннары Мөхәмәтҗанова Хәдичә Гәйфулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хәдичә апа озак еллар «ВЛКСМ ның 50 еллыгы» хуҗалыгында хезмәт иткән, хәзерге вакытта улының гаиләсе белән, күпсанлы туганнарының хөрмәтен һәм якынныкларын тоеп гомер кичерә.

Юбилярны котлауда Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин, районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Ф.Гатиятуллина,  Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы А.З.Әхмәтханов, җаваплылыгы чикләнгән «Кызыл юл» җәмгыяте директоры Ф.Н.Хәйруллин һәм районның массакүләм мәгълүмәт учреждения вәкилләре катнашты.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның махсус котлауы һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин исеменнән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International