Җаваплылыгы чикләнгән «Водстрой» җәмгыяте призына хоккей ярышлары

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
 

Агымдагы елның 7-8 гыйнвар көннәрендә районның хоккей мәйданчыкларында җаваплылыгы чикләнгән «Водстрой» җәмгыяте призына хоккей ярышлары булып узды.

Ярышларда катнашырга теләк белдергән 10 команда 3 группага бүленеп уйнадылар. Уеннар Чепья, Норма һәм Карадуган авыллары хоккей  мәйданчыкларында узды.

Бәйгенең призлы урыннарын алу өчен финал уеннарына чыккан 4 иң яхшы команда көч сынашты.

 

1 нче ярымфинал: «Норма» - «Игенче» 3:1

 

2 нче ярымфинал: «Борбаш» - «Сосна» 0:4                     

                                                                                        

3-4 нче урыннар өчен: «Игенче» - «Борбаш» 1:3                    

                                                                                        

Финал: «Норма» - «Сосна» 5:2

Урыннар түбәндәгече  булды:

 

1 урын – «Норма»

2 урын – «Сосна»

3 урын – «Борбаш»

4 урын – «Игенче»

 

Ин яхшы уенчылар:

- Капкачы – Исрафилов Марат («Борбаш»)

- Сакчы – Хәйруллин Раил («Сосна»)

- Һөҗүмче – Әкбәров Рөстәм («Норма»)

 

 Барлык призер командалар һәм иң яхшы дип танылган уенчылар район башкарма комиетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең дипломнары  һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Ярышның җиңүче командасы шулай ук күчмә кубок белән бүләкләнде. Бүләкләүләр ярышларның иганәчесе җаваплылыгы чикләнгән «Водстрой» җәмгыяте җитәкчесе Р.М.Закиров һә урын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гәйнетдинов тарафыннан башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International