«Ак кышта да хикмәт бар» исемле викторинаның нәтиҗәләре

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
9 гыйнвар көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә республикакүләм “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Балтач бистәсендә яшәгән 1 нче сыйныф укучылары өчен узган «Ак кышта да хикмәт бар» исемле викторинаның нәтиҗәләре билгеле булды. 1 урынга Балтач гимназиясеннән 1Асыйныф укучысы Хакимзянов Камил, 2 урынга Балтач урта мәктәбенең 1А сыйныф укучысы Федоров Артем лаек булды. Өченче урынны Балтач гимназиясенең 1Бсыйныф укучылары Гиниятуллин Ислам белән Камалиев Булат бүлеште. Җиңүчеләр китапханәнең Дипломы белән бүләкләнделәр. Ә башка катнашкан балаларга Рәхмәт хаты бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International