“Салават күпере” клубы

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
 

Балтач үзәк китапханәсе укучыларның кышкы каникул ялларын күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан төрле чаралар үткәрде.

10 гыйнвар көнне дә китапханәбез дә эшләп килүче “Салават күпере” клубы үзенең оста кулларын кунакка җыйды. Балалар тозлы камырдан ёлка уенчыгы ясадылар. Эштән ял иткән арада төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. “Салават күпере” клубы җитәкчесе Гүзәл Фаттахова балаларны тозлы камырның үзенчәлекләре белән таныштырды, нинди фигуралар ясарга була шуларны аңлатып китте. Дәрес ахрында иң матур ясалган уечыкка балалар үзләре нәтиҗә ясадылар. Оста куллар китапханәбезнең кечкенә генә бүләкләре белән бүләкләнделәр, үзләре ясаган уенчыкларын өйләренә алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International