“Китап булса чын дустың” исемле тематик кичә

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
25 нче ноябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан “Китап булса чын дустың” исемле тематик кичә үтте. Кунак итеп тәрбияче апалары Галимуллина Л. Г. һәм Хазиева А.Р. җитәкчелегендә Балтач бистәсендә урнашкан 2 номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары һәм аларның әниләре чакырылды. Китапханәче Сәрия апалары нәниләрне китапханә белән таныштыргач, әниләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Балалар әниләренә атап өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Әкият герое Убырлы, Китаплар патшасы балаларны, әниләрне төрле уеннарда сынады. Кичә китапларга, әкиятләргә багышланган презентация белән үрелеп барды. Сабыйлар күчтәнәчкә “Салават күпере” журналларын алып киттеләр, үзләре дә бик матур “Балачак энциклопедиясе” китабын бүләк итеп калдырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International