Наркотикларга көрәш айлыгы кысаларында «Факел» яшьүсмерләр клубы хезмәткәрләре тарафыннан «Иң көчле яшьүсмер» диеп исемләнгән яшьләр арсында ярышлар булып узды.
Ярышларның максаты – иң көчле яшьүсмерне билгеләү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Ярышлар яшь буенча 3 категориядә: кечкенәләр, урта яшьтәгеләр, зурлар категорияләрендә уздырылды.
Иң көчле яшьүсмер түбәндәге спорт төрләре буенча билгеләнде:
- турникта тартылу;
- идәннән кулларда этенү;
- пресс;
- дартс;
- пневматик мылтыктан ату.
Җиңүчеләр һәм призерлар:
Кечкенәләр категориясендә:
1. Гафуров Габдулла;
2. Мөхетдинов Илсур;
3. Сафаров Рөстәм.
Урта яшьтәгеләр категориясендә:
1. Файзрахманов Фәнзил
Зурлар категориясендә:
1. Андреев Артем;
2. Аухадиев Азат;
3. Ахмадуллин Рөстәм.
Кызлар арасында иң көчле яшьүсмер исеменә Кузьмина Дариана лаек булды.
Ярышларның җиңүчеләре кыймәтле бүләкләр һәм клубның грамоталары белән бүләкләнделәр.