«Мобиль бригада» Түбән Ушма авылында

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
 

24 ноябрь көнне Түбән Ушма авылының терлекчеләр йортында «Мобиль бригада» диеп исемләнгән чара булып узды. Әлеге мөһим чарада халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы А.Ф.Гатиятуллина, район Пенсия фонды белегече Г.М.Муллгалиева, Балтач үзәк хастәхәнәсеннән Р.Закирова, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкиле Ф.Юсупова, район эчке эшләр бүлеге вәкиле Р.Тухватуллин, авыл җирлеге башлыгы Д.Н.Медведев, Госалкогольинспекция оешмасы вәкиле Г.Сафина, «Хезмәт» газетасы журналисты Я.Шамсутдинова катнашты. Очрашуда 50-дән артык Т.Ушма авылы халкы катнашты.

Очрашу вакыттында һәр белегеч үз юнәлешендә кызыксынган сорауларга жавап бирделәр, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләресугыш ветераны Мария Макарова йортында,  авыр хәлдәге гаиләләрнең өйләрендә булып, аларга социаль хезмәт күрсәттеләр.

Чара барышында авыл халкына буклетлар таратылды. Очрашу Балтач мәдәният үзәге үзэшчән артистларының концерты белән тәмәмланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International