Ал чәчәк

2014 елның 21 ноябре, җомга
2014 елның февраленнән октябренә кадәр С.Т.Аксаков исемендәге Ульяновск өлкә балалар һәм яшүсмерләр оештырган “Аленький цветочек» исемле ХII ачык өлкә иҗади бәйгесендә районыбыздан 4 бала катнашкан иде. Карадуган авыл китапханәсеннән “Рәсем ясыйм” номинациясендә катнашкан Шакирҗанова Айгөлнең (җитәкчесе Мубаракшина Ф.Г) эше үз яшендәгеләре арасында өлкә буенча 2 призлы урынга чыгып, Диплом һәм истәлек бүләкләренә лаек булды. Ә Балтач үзәк балалар китапханәсеннән шушы ук номинациядә катнашкан Ахмадуллина Миләүшәнең (җитәкчесе Ахмадуллина Г.Т.) һәм Юнысова Камилла ( җитәкчесе Юнысова Р.И.), “Үзебез әкият язабыз” номинациясендә Кече Лызи авыл китапханәсеннән Ефремова Диана (җитәкчесе Мойсеева Н.М.) өлкә  китапханәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

   Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алда да бәйгеләрдә катнашырга чакырып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International