Балаларга хокуки ярдәм итү Көне

2014 елның 21 ноябре, җомга
 

Агымдагы елның 20 ноябрь көнне Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы Юстиция министырының беренче урынбасары Рөстәм Илдус улы Загидуллин, Татарстан Республикасы Юстиция министырының юридик булышлык күрсәтү секторы мөдире Наталья Николаевна Фархуллина катнашында балаларга хокуки ярдәм итү Көне булып узды.

Бу көнне Балтач сәнгать мәктәбе бинасында балаларга хокуки ярдәм итү буенча зур чара оештырылды. Чарада катнашып чыгыш ясадылар:

- Галиуллин Г.М. – Балтач районы прокуроры ярдәмчесе;

- Хөснетдинова Г.Р. – Балтач нотариаль оругының нотариусы;

- Мостафин Р.Р. – район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы;

- Шакирова Л.М. – район Эчке эшләр бүлеге инспекторы;

- Габулхакова М.Х. -  район башкарма комитетының опека секторы белегече;

- Шарафутдинова Г.Х. – «Наз» халыкны социаль яклау үзәге юрисконсульты;

- Ашрпова Р.Г. - район башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты;

- Закирова Г.Н. – педагог-психолог

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International