«Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендәге өлкәннәребез “Социаль туризм” программасы буенча Саба районы музеена сәяхәт кылдылар.

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

        «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендәге өлкәннәребез “Социаль туризм” программасы буенча 19 ноябрь көнне Саба районы Лесхоз авылында урнашкан “Урман хуҗалыгы» музеена сәяхәт кылдылар.

        Музей район урманчылык тарихына, урман хайваннарына, кошларга багышланган. Музей да Саба урманчылыгы цехында эшләп чыгарылган сувенирлар игътибарны җәлеп итә.

        Музей белән танышу тәмамланганнан соң, сәяхәт сувенирлар ясау цехында дәвам итте. Монда эшләүче осталар кулы белән ясалган әйберләрне өлкәннәребез дә алдылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International