30 октябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында район китапханәчеләренең семинары булып узды. Семинар барышында мәдәният елы кысаларында игълан ителгән «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәләге» исемле проект хакында сөйләшү булды. Бу проект 2014 елның 12 ноябреннән 2015 елның 5 маена кадәр эшләячәк. Китапханәчеләргә беренче сыйныф укучыларына тарату өчен мәдәни көндәлекләр тапшырылды, алар белән эш тәртибе аңлатылды.
Көндәлекләрне китапханәчеләр 12 ноябрь көнне сәгать иртәнге тугызда һәр авыл китапханәсендә уздырылачак мәдәни чаралда укучылар кулына тапшырачаклар. Эшлекле киңәшмәдә,шулай ук, агымдагы эшләр, 2014 эш елы өчен отчёт тапшыру, алдагы ел өчен бәйге нигезләмәләре аңлатылды.