Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы булышлыгы белән Республика Милли китапханәсе «Татарстан вакытлы матбугат рейтингы» темасына зур масштаблы сорашу уздырды. Сорашу кысаларында 19 сентябрьдән 20 октябрьгә хәтле районның 34 китапханәсендә 340 китап укучы катнашында анкета сорауларына җаваплар алынды, аларга нәтиҗә ясалып Милли китапханәгә җибәрелде.
Яшьләре чикләнмәгән 102 ир-егет һәм 238 хатын-кыз катнашында узган сорашуның нәтиҗәләре буенча безнең районда 255 кеше татарстан вакытлы матбугатына, 170 кеше җирле матбугатка өстенлек бирә. 249 кеше матбугат белән китапханәдә таныша, 230 кеше өйләренә алдыра, 54 кеше сатып ала. Язмаларны укыганда 202 кеше матур әдәбият, 95 кеше сәяси, 89 кеше мәдәният, 82 кеше спортка багышланган әсәрләргә өстенлек бирә.
Районыбызда иң күп укылучы журналлар «Сөембикә»(128), «Гаилә учагы»(107), «Казан утлары»(70), иң күп укылучы гәҗитләр «Татарстан яшьләре»(124), «Хезмәт»(85), «Ватаным Татарстан»(78). 14 яшькәчә балаларның иң яратып укый торган журналы «Ялкын»(26), гәҗите «Татарстан яшьләре»(12).
Вакытлы матбугатта мәкаләләре басылучы язучылардан иң яратып укылганнары Искәндәр Сираҗи(25), Гөлсинә Хабибуллина(24),Миләүшә Хайруллина(23), Гөлзидә Газизуллина(18), ә 14 яшькәчә балаларның Йолдыз Миңнуллина булуы ачыкланды.
Сорашу нәтиҗәләре белән тулысынча кызыксынган кешеләр үзәк китапханәнең методик бүлегенә мөрәҗәгать итә ала