“Балтачым, гөлләр иле Һәр милләт аның гөле”

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
2014нче ел, 3 ноябрь. Балтач мәдәният үзәгендә “”Халыклар бердәмлеге көне” һәм иҗат сезонын ачу уңаеннан  “Балтачым, гөлләр иле Һәр милләт аның гөле” дип исемләнгән зур концерт булып узды. Бәйрәм чарасына барлык мәдәният хезмәткәрләре чакырылды, концертта Субаш мәдәният йортының һәм Урта Көшкәт авыл клубының фольклор коллективлары чыгыш ясады. Мәдәният үзәгендә эшләп килүче берләшмәләр үзләренең яңа җырларын, биюләрен тәкъдим иттеләр. Концерт 2014нче елдан үткән мәдәни чаралардан алынган видео сюжетлар, фотоматериаллар белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International