31 октябрь көнне Казан шәһәрендә яшь белгечләр арасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә «Иң яхшы һөнәр иясе» дип исемләнгән профессиональ осталык буенча конкурс булып узды. Конкурста Республикабызның төрле төбәкләреннән 80-нән артык яшь белгеч түбәндәге номинацияләр буенча көч сынашты:
- «Иң яхшы ветеринария табибы»;
- «Иң яхшы зоотехник»;
- «Иң яхшы агроном»;
- «Ин яхшы механизатор»;
- «Иң яхшы исап-хисапчы, икътисадчы»;
- «Ин яхшы сыер савучы».
Конкурс «2011-2015 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасының авыл яшьләре» программасы кысаларында үткәрелде. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе”
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәр, хезмәт стажлары теге яисә бу белегечлек буенча 1 елдан азырак булган яшь белгечләр катнаша алдылар.
Районыбыз данын түбәндәге белгечләр яклады:
- «Ин яхшы механизатор» номинациясендә - Курбангалиев Алмаз (“Борбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять);
- «Иң яхшы агроном» номинациясендә:
1. Ганиев Азат (Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять);
2. Гилазов Ильдар (“Труд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять);
- «Иң яхшы ветеринария табибы»:
1. Файзрахманов Сирин («Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы);
2. Чайников Геннадий ( «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы);
3. Габделхаков Булат (Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять);
- «Иң яхшы исап-хисапчы, икътисадчы» номинацисендЭ6
1. Шигапов Фаил (“Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять);
2. Мустафаев Илтимат (“Борбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять);
- «Ин яхшы сыер савучы» номинациясендә - Тухватуллина Лилия ( «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).
Әлеге конкурс 2 этапта үтте, беренче теоретик әзерлек, икенчесе практик белемләре буенча. Ике этап нәтиҗәләре буенча Тухватуллина Лилия 1 нче урынны, Ганиев Азат һәм Чайников Геннадий үз номинацияләрендә 2 нче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләргә кыймәтле бүләкләр тапшырылды һәм аларга Германияда стажировка узырга мөмкинчелек бирелә.
Икенче көнне конкурста катнашучылар “Игенчеләр сараенда” Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов белән очраштылар. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, ветеринария фәннәре докторы, профессор Ф.С.Сибгатуллин, “Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе” рәисе М.Загидуллина катнашты.
Очрашу вакытында конкурста катнашучылар күп санлы сорауларына җавап ала алдылар. Очрашу азагында М.Г.Әхмәтов җиңүчеләрне котлады, аларга дипломнар тапшырды.