2 ноябрь көнне «Балтач» универсаль спорт залында «Сельхозтехника» жаваплылыгы чикләнгәг җәмгыять призына ир-атлар һәм хатын-кызлар комнадалары арасында волейбол буенча ярышлар булып узды. Ярышларда районның авыл хуҗалыгы предприятияләренең, оешма учрежденияләренең командалары, барлыгы 16 ир-атлар, 4 хатын-кызлар командасы катнашты.
Ярышлар танталы рәвештә, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдиновның, «Управление» жаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Р.Ф.Габдрахмановның, ярышларның баш хөкемдары Р.Р.Гариповның чыгышларыннан соң башланып китте.
Уеннар 2 майданчыкта барды.
Ярышларның җиңүчеләре һәм призерлары:
Ир-атлар
1 урын – «Химик»
2 урын – «Куныр»
3 урын – «Пыжмара»
Иң яхшы уенчы:
Хусаенов Руслан («Химик»)
Хатын-кызлар
1 урын – «Кнә»
2 урын – «Балтач»
3 урын – «Куныр»
Иң яхшы уенчы:
Хусаенова Айгуль («Кнә»)