24 нче октябрь көнне Балтач бистәсе һәм Нөнәгәр авылында, һәлак булган һәм үлгән Бөек Ватан сугышы ветераннарынын гаилә әгъзаларына тантаналы рәвештә йортлар тапшырылды. Өй туенда Балтач социаль яклау булеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы А.З.Әхмәтханов җаваплылыгы чикләнгән «Стройсервис» һәм «Водстрой» жәмгыятьләре вәкилләре катнаштылар.
Яна өйгә кунакларны бик жылы каршы алдылар һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Килгән житәкчеләр ветераннарны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылыр.