24 октябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, район хәрби комитеты һәм “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, ветераннар советы рәисе белән берлектә Белоруссияне азат итүдә катнашкан 8 сугыш ветеранына тантаналы рәвештә медаль тапшырылды. Аларга район хакимияте исеменнән бүләк-күчтәнәчләр бирелде.