13 нче октябрьдә бу Декада кысаларында Чепья территориясендә уранашкан “Наз” халыкка хезмәт курсәтү бүлекчәсендә тирәлекне чистарту өмәсе уздырылды.

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

2014 нче елның 8 нче октябреннән 18 октябренә кадәр Татарстан Республикасында муниципаль оешма территорияләрен санитар-экологик яктан чистарту декадасы итеп игълан ителде. 13 нче октябрьдә бу Декада кысаларында Чепья территориясендә уранашкан “Наз” халыкка хезмәт курсәтү бүлекчәсендә тирәлекне чистарту өмәсе уздырылды.

Бу көнне шушы бүлекчәдә эшләүче хезмәткәрләр hәм тернәкләнү узучы пенсионерлар, инвалидлар шул тирәлекне яшелләндерү буенча бик актив эш башкардылар. Беренче кар ятканчы “Хәйриячелек аллея”сы тирәсендә җыелган яфрак-чүпләрдән арындырдылар. Шулай ук бу территориядә корыган агачлар урынына җимеш бирә торган hәм декоратив куаклар утырттылар. Бу чарада катнашучылар үзләренә файдалы табигать энергиясен  алдылар.

Башкаручы: социаль хезмәт буенча специалист Г.Г. Мустафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International