«Наз» социаль тернәкләнү булекчәсендә ял итүче өлкәннәребез “Социаль туризм” программасы буенча 20 октябрь көнне Саба районы Лезхоз авылында урнашкан “Урман хужалыгы” музеена сәяхәт кылдылар.
Музей районның урманчылыгына багышланган. Монда районнын тарихын, данлыклы хезмәтчәннәрен, урман хужалыгы житәкчеләренең фотоларын курергә мөмкин. Шулай ук музейда Саба урманчылыгы цехында эшләп чыгарылган сувенерлар, музейны булдыру өстендә куп хезмәт куючыга багышланган язмаларны курергә була.
Музей белән танышу тәмамланганнан соң, сәяхәт сувенерлар ясау цехында дәвам итте. Монда эшләүче осталар кулы белән ясалган сувенерлар ял итүчеләргә бик ошады, алар истәлек итеп узләренә алу теләген дә белдерделәр.