Инвалидлар җәмгыяте рәисе hәм Салавыч авылынын сәхнә ветераны белән очрашу

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

        «Наз» социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Үткәннәрне искә алып”  программасын тормышка ашыру максатыннан 13 октябрь көнне, инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәрзиев Рамазан  hәм Салавыч авылынын сәхнә ветераны Хәбибуллина Җәмилә апа белән очрашу уздырылды. Очрашу барышында кунакларыбыз узләренең тормыш юллары белән таныштырдылар, бергәләп  татар халкының яраткан җырларын башкардылар. Очрашу ахырында өлкәннәребез килгән кунакларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International