Наилә Нәҗип кызы Фәхретдиновага 16 октябрь көнне 90 яшь тулды

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
 

Смәел авылында яшәүче Наилә Нәҗип кызы Фәхретдиновага 16 октябрь көнне 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы   Рифнур Юсупов, Балтач район дәүләт ветеринар берләшмәсенең җитәкче урынбасары Мәхмүт Сабировлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл  җирлеге исеменнән   бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Наилә  апа озак еллар ветеринар дәвалау пунктында фидакарь хезмәт куеп, бүгенге көндә улы Рафаэль тәрбиясендә яши. Юбилей белән тәбрикләргә килүчеләрне зур рәхмәтләр белән каршы алды.  Җитәкчеләрнең өлкән кешене онытмауларына ихластан сөенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International