Сосна Пүчинкәсе авылында яшәүче Әсмә Латыйп кызы Латыйповага 15 октябрь көнне 90 яшь тулды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Радафил Рахимҗанов, Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры урынбасары Сәйдәш Хабибуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Әсмә апа озак еллар колхозда хезмәт куеп, бүгенге көндә ялгызы яши, социаль хезмәттән файдалана. Юбилей белән тәбрикләргә килүчеләрне зур рәхмәтләр белән каршы алды. Җитәкчеләрнең өлкән кешене онытмауларына ихластан сөенде.